Табиб-токсикологлар кисәтә: кыйммәтле алкоголь агуланудан сакламый
Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк, ди белгечләр.
Алкогольнең югары бәясе аның куркынычсызлыгын гарантияләми һәм агуланулардан сакламый. Бу хакта Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина тематик матбугат конференциясендә белдерде.
«Кыйммәтле алкоголь — ул куркынычсыз дигән сүз түгел. Пациентлар еш кына: «Без бит иң кыйммәтле коньяк кына эчтек», — диләр. Бу сез зыян күрмәячәксез дигән сүз түгел. Лицензияле урында сатып алынган алкоголь турында сөйләгәндә, агулану кандагы этил спирты күләменә бәйле», — дип ассызыклады Насыйбуллина.
Табиб сүзләренчә, кулдан сатып алынган суррогат алкоголь: самогон, чача яки рәсми рөхсәте булмаган өй шәраблары аеруча куркыныч. Аларны әзерләгәндә нинди чимал кулланылганы билгесез.
Балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий алкогольнең куркынычсыз дозасы юк, дип өстәде. Теләсә нинди микъдарда спиртлы эчемлек организмга тискәре йогынты ясый, аның нәтиҗәләре шунда ук та, киләчәктә дә күренергә мөмкин.
Криницкий шулай ук алкогольне җылыну өчен куллану турындагы мифны да кире какты. Киресенчә, спиртлы эчемлек кан әйләнеше системасына йогынты ясау аркасында тәннең җылылык бирүен көчәйтә, бу исә өшү куркынычын арттыра.
Табиблар мунча һәм сауналарга исерек хәлдә йөрергә катгый киңәш итми, чөнки бу йөрәк-кан тамырлары системасына куркыныч йөкләнеш тудыра һәм авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев