Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Табиб иртә язның аллергиклар өчен куркыныч булуы турында кисәтте

Табиб билгеләп үткәнчә, иртә яз аркасында агачлар иртә бөреләнә башлый.

2025 елда Россиянең кайбер төбәкләрендә яз вакытыннан алда килә. Бу аллергиядән интегүчеләргә авыр чор булачак, дип сөйләде РИА Новостига табиб-аллерголог Татьяна Сахарова.

Табиб алдан генераль җыештыру үткәрергә, тәрәзәгә тузанга каршы челтәрләр куярга, шулай ук һаваны чистарту функциясе белән кондиционер урнаштырырга кирәк, диде.

Табиб билгеләп үткәнчә, иртә яз аркасында агачлар иртә бөреләнә башлый. Шулай итеп, аллергия сезоны да иртәрәк башлана.

«Аллергия сезонына әзерлекне алдан ук башларга кирәк. Барыннан да тузан җыелган урыннарны сөртергә кирәк. Тузан суырткычның HEPA-фильтры булырга тиеш, ул вак тузанны кире кире һавага чыгармый», — дип билгеләде Сахарова.

Сахарова сүзләренчә, фатирны иртәнге биш белән ун аралыгында һәм коры җилле көнне җилләтергә ярамый. Бу вакытта һавада серкә концентрациясе максималь була. Фатирны яңгырдан соң, кичке-төнге вакытта җилләтергә мөмкин, дип сөйләде табиб.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев