Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Табиб язгы салкын көннәрдә киенеп йөрергә киңәш итә

Салкын һава һәм югары дымлылык — шаярту түгел.

Язын температура үзгәрү туңу белән куркыныч. Бу хакта табиб-невролог Екатерина Демьяновская белдерә. «Российская газета» шул хакта яза.

«Җылы киемнәрне пальто һәм плащларга алыштырып һәм баш киемен салгач, кешеләр урамда минуслы температура булса да, яңадан кышкы кием кияргә теләми», — дип аңлатты ул.

Әмма салкын һава һәм югары дымлылык — шаярту түгел. Алар, мөгаен, респиратор инфекцияләр үсешенә һәм хроник авыруларның, беренче чиратта, хроник синусит һәм бронхит кебек авыруларның кискенләшүенә китерәчәк, дип кисәтә табиб.

Салкын һавада баш киемен киеп йөрмәү гадәте баш арты нерва невропатиясе үсешен китереп чыгара. Һәм нәтиҗәдә үзенең саксызлыгы аркасында туңган кеше баш арты урынында «ата торган» авырту кичерә. Баш арты зур нервасы невропатиясе әнә шулай сиздерә, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев