Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табиб яман шешнең татарстанлыларда иң еш очрый торган төрләрен атады

Узган елда Татарстанда беренче тапкыр 19,4 мең кешедә яман шеш табылган.

Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш онкологы Эдуард Нәгуманов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Авыру структурасында Татарстан Республикасы өчен традицион рәвештә юан эчәк яман шеше (13,9 процент), тире меланомасы (13,4 процент), сөт бизе яман шеше (11,7 процент), хатын-кызларның җенес органнары (9,2 процент), үпкәләр (9 процент), мәни бизе (7,9 процент) лидер булып тора», — дип билгеләде табиб.

Авыру очраклары кимегән бердәнбер яман шеш төре — ашказаны онкологиясе. Гомуми структурада ул 5,4 процентны тәшкил итә.

Онколог аңлатканча, татарстанлыларда яман шеш ешрак диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узганда ачыклана. Ягъни яман шешне әле симптомнар булмаган чакта, иртә стадиядә табалар, шул сәбәпле авыруны тулысынча дәвалау ихтималы зуррак.

Узган елда яман шештән үлүчеләр саны 1,9 процентка гына арткан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев