Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Sunny ФЕСТ»та уңышлы чыгыш ясадылар

7 февральдә Түбән Кама командасы «Sunny ФЕСТ» креатив чаналар фестивалендә катнашып кайтты. Унынчы юбилей фестивале Мамадышта узды.

«Sunny Fest» фестиваленең рәсми төркеменнән фото

Шәһәрнең төп мәйданына иң гадәти булмаган һәм төрлечә бизәлгән чаналар җыелды. Катнашучылар креативлык, тизлек һәм шуып төшү озынлыгы буенча ярышты.

Фестивальдә Түбән Каманың комплекслы музей командасы үз көчен сынап карады. Музей хезмәткәрләре сәгать рәвешендәге чана әзерләгәннәр. Әлеге инсталляция шәһәрнең юбилей даталарына: Түбән Каманың һәм 2нче мәктәпнең 60 еллыгына, музейның үзенә 50 ел тулуга багышланган.

Чанага «Вакыт чаба» («Время летит») дигән исем бирелгән иде.

«Катлаулы исәпләүләр һәм күп кенә тәҗрибәләр нәтиҗәсендә без йөрми торган, ә вакытны туктата торган сәгать ясадык. Музей өчен бу бик уңайлы. Безнең сәгатьтә вакыйгалар вакыт агымы белән узып китми, киресенчә, алар белән танышып өлгерү өчен тоткарланалар», – дип сөйләде музей хезмәткәрләре.

Әлеге идеяне һәм команданың чыгышын югары бәяләп, жюри Түбән Кама командасы аерым номинациядә 2 нче урынга лаек дип тапты.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев