Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Су счетчигы булмаган фатир хуҗалары су өчен ике тапкырга артыграк түләячәк

Татарстанның торак инспекциясе счетчик булмаган очракта, су өчен түләүнең икеләтә артуы турында кисәтте.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) республика халкын әлегә кадәр исәпкә алу приборларын урнаштырмаган яки поверка ясатмаган очракта салкын су белән тәэмин итү өчен түләүгә чыгымнарның кискен артуы турында кисәтә.

РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 1871 номерлы карары нигезендә, мондый фатирлар өчен арттыру коэффициенты 1,5 тән 3 кә кадәр арткан.

Асылда бу салкын су белән счетчиксыз кулланган өчен квитанциядәге сумма үткән исәпләүләр белән чагыштырганда нәкъ икеләтә артачак дигәнне аңлата. Әгәр дә элек счетчик булмау нормадан бер ярым тапкырга кыйммәтрәк булса, хәзер өчләтә артык түләргә туры киләчәк.

Яңа кагыйдәләр фатирларында счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин түгел дип танылган милекчеләргә генә кагылмаячак. ДТИ артык чыгымнарны булдырмас өчен, тиз арада яңа счетчик урнаштырырга яки иске исәпләү приборларын тикшертергә (поверка) киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев