Штраф түгел, чәчәкләр: Түбән Кама автоинспекторлары руль артындагы хатын-кызларны котладылар
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Автоледи өчен чәчәкләр» дигән акция үткәрделәр.
Инспекторлар автотуташларны туктатып, аларны 8 март белән котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Акциянең максаты – руль артындагы хатын-кызларга бәйрәм кәефе бүләк итү генә түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искәртү. Әлеге чара ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев