Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Солдат исеме мәңгеләштерелде

26 яшьлек Руслан Сәмигуллин «Алга» батальонында хезмәт иткән.

Хәрби операциядә катнашып, үз вазифаларын башкарган вакытта һәлак булган якташыбыз, кече сержант Руслан Сәмигуллин «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Туган авылында аңа истәлек тактасы ачылды. 

26 яшьлек Руслан Сәмигуллин «Алга» батальонында хезмәт иткән. Шушы вакыт эчендә хәрби батырлыклары өчен кече сержант ике тапкыр «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән. 

Аның үлеме турындагы кайгылы хәбәр 2023 елда килеп ирешә. Донецк өлкәсенең Артёмовск (Бахмут) шәһәрен яулап алган вакытта, хәрби бурычын үтәгәндә гомере өзелә аның. 

Туган ягы Иске Чишмә бистәсендә, укыган мәктәбе каршысында Русланның якты истәлегенә багышланган чара узды. Хәрби операция сугышчысының исемен мәңгеләштереп, хәтер тактасы ачылды. Вафатыннан соң Руслан Сәмигуллин «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген аның әнисе Ольга Талаловага тапшырдылар. 

Бүләкләү тантанасына Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, МХО ветераннары, волонтерлар, Русланның туганнары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары җыелды. Бу көнне илебез каһарманы турында бик күп мактау сүзләре ирештерелде. Руслан Сәмигуллинның тормышны сөючән, яхшы күңелле, ярдәмчел булуын искә алдылар. 

«Биредә җыелган, бу чараны оештырган һәркемгә зур рәхмәт! Хәрби комиссар һәрвакыт элемтәдә булды, ярдәм итте. Туганнарга, хезмәттәшләргә шушы кайгылы авыр вакытта минем белән бергә булулары, һәрдаим хәлләрне белешеп торулары өчен аеруча да рәхмәтем зур. Минем улым чын герой. Мин аның белән чиксез горурланам», — дигән сүзләрен ирештерде солдат анасы.

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев