Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Солдат егетләребез рәхмәтле булыр

Түбән Каманың белем бирү оешмаларында фронтка ярдәм йөзеннән бик күләмле эш алып барыла. Укытучылар, укучылар, тәрбиячеләр, атааналар солдат егетләребезгә даими рәвештә булышып торалар.

Мендәрләргә кул җылысы да өстәлә  / Фотолар ntr-24.ru сайтыннан

Ярдәмнең олысы-кечесе юк, диләр. Белем бирү оешмалары волонтерлары моны яхшы аңлый. Еш кына төрле акцияләр оештырып торалар.

25нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әниләр, шулай ук 1нче гимназия коллективы, укучылар һәм аналар белән бергә «Ярдәм» акциясе кысаларында кул токмачы әзерлиләр. 25нче гимназиядә солдатларга ипи турап, киптереп җибәрү матур гадәткә кергән. Шәһәрнең 16нчы мәктәбе укучылары буш вакытта «Барс» клубына барып, «Изге йөрәкләр» төркеме волонтерлары белән коры душлар әзерлиләр, исән калу беләзекләре ясыйлар, мендәрләр тегәләр.

9нчы мәктәп тә фронтка ярдәм итү эшен алып бара. Күптән түгел биредә маскировка челтәрләре үрә башладылар. Һәркем бу эшнең никадәр кирәкле һәм мөһим булуын аңлап үз өлешен кертә.

«Романтик» яшьләр клубына йөрүчеләр дә тик тормый. «Өй җылысы белән» дигән акция кысаларында өч ай буе биредә фронт өчен тәмле, хуш исле чәйләр, как, өй токмачы әзерләгәннәр, солдатларга җылы хатлар язганнар.

22 нче гимназиядә мендәрләр тегү цехы эшли. Укучы кызлар технология дәресендә солдатларга шул рәвешле мендәрләр ясап җибәрәләр. Күптән түгел маскировка өчен шлемнарга кидерелә торган баш киемнәре дә ясый башлаганнар.

Киптергән ипиләр дә фронтта бик тансык
Киптергән ипиләр дә фронтта бик тансык

Шөкер, хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүче мәктәпләр, балалар бакчалары, төрле оешмалар бик күп. Һәркайсы төрле яклап булышырга тырыша, шул исәптән даими рәвештә гуманитар йөк җыюда катнаша.

Күп очракта алар «Изге йөрәкләр» төркеме волонтерлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Бу оешма фронтка күпьяклы ярдәм күрсәтә. Биредә хәзер тагын бер юнәлеш ачылган. Район башлыгы Радмир Беляев төркемгә тегү машинасы бүләк иткән. Хәзер инде волонтерлар монда фронт өчен мендәрләр, эчке киемнәр һәм башка кирәкле әйберләр тегә алалар.

Мондый күмәк ярдәм көтеп алган җиңүгә зур бер адым булып тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев