Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Софиум» Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында түбәнкамалылар да бар

Россиянең Үзәк сайлау комиссиясендә «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Түбән Каманың ике укучысы - алдынгылар рәтендә.

26нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Әмирә Архипова иң күп балл җыйды һәм җиңүче булды, ә 29нчы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Софья Андриянова призлы урын алды.

Олимпиада финалы Мәскәүдә 2-4 март көннәрендә узды. Татарстаннан барлыгы алты укучы җиңүчеләр һәм призерлар рәтенә керде.

«Безнең укучылар елдан-ел Бөтенроссия мәйданчыгында әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм конкурентлыкка сәләтлелеген раслыйлар. «Софиум» олимпиадасында катнашу — белемнәрне тикшерү генә түгел, ә җитди белем бирү этабы да ул: балалар сайлау законнары белән тирәнрәк танышалар, Россия сайлау системасын төзү логикасын һәм принципларын аңларга өйрәнәләр», — дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев