Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Социаль үсешкә инвестицияләр артачак

Түбән Камада социаль ипотека чиратын 2027 елга кадәр тулысынча бетерү планлаштырыла.

Район һәм шәһәр Советларының йомгаклау сессиясендә район башлыгы Радмир Беляев социаль инфраструктураны үстерү юнәлешен көчәйтү турында әйтте.

2025 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитет социаль үсешкә кагылышлы 40 программада катнашкан. Әлеге проектларга салынган инвестицияләр күләме 10 миллиард сумнан артып киткән. 2026 елда исә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан якынча 13 миллиард сум җәлеп итү планлаштырыла. Шәһәр предприятиеләре инвестицияләрен исәпкә алганда, гомуми күләм 20 миллиард сумнан артачак.

Бүлеп биреләчәк акча юлларны һәм күпфатирлы йортларны төзекләндерүгә; мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләрне ремонтлауга, шулай ук коммуналь инфраструктураны яңартуга юнәлтеләчәк.

Торак төзелешенә аерым игътибар бирелә. 2025 елда 95 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, тагын 120 мең квадрат метр мәйданда йортлар төзелә. Түбән Кама социаль ипотека программасын яңадан гамәлгә кертте. Район башлыгы сүзләренчә, 2027 елга кадәр чиратта торучы 400дән артык кешене тулысынча торак белән тәэмин итеп, чиратны ябу бурычы куела.

Социаль ипотека кысаларында йортлар төзү һәм социаль инфраструктураны үстерү «Гаилә» милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев