Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Социаль пакет яки акчамы: Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә кайсының отышлырак икәнен аңлаттылар

Түбән Камада федераль ташламага ия 9 мең кеше яши.

Ел саен табиблар федераль ташламага ия булучыларның бушлай дарулар урынына акчалата компенсация сайлаулары һәм шуның белән үзләрен дәүләт препаратлары белән тәэмин итү мөмкинлегеннән мәхрүм итүләре белән очраша. Мондый пациентлар ай саен 1300 сум ала, тик менә аларга ярдәм итәрлек препаратлар кайчак бер мең сум гына тормый. Кешеләр аз гына акча хакына сәламәтлекләрен корбан итә булып чыга.

Ташламалы дарулар хроник йогышлы булмаган авырулары булганнарга бирелә. Мондый пациентларда инвалидлык төркеме билгеләнгән, һәм федераль ташлама бар — бу бушлай дарулар, шифаханәгә бару һәм дәвалану.

Түбән Камада федераль ташламага ия 9 мең кеше яши, һәм аларның 60 проценты акча файдасына ташламалардан баш тарткан инде. Әмма социаль пакетны ел саен 1 октябрьгә кадәр кире кайтару мөмкинлеге бар. Бу датага кадәр льготачы дәүләт хезмәтләре аша гариза бирә, үз терапевтында гариза яза яки социаль яклау бүлегенә килә ала. Һәм шул вакытта 2026 елның 1 гыйнварыннан кеше кирәкле даруларны бушлай ала башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев