Ширәмәт авылында Кыек Елга аша күпер ачылды
Шулай ук яңа автобус тукталышы урнаштырылган.
Түбән Кама районының Ширәмәт авылында Кыек Елга аша ике яңа күпернең берсе ачылды. Шулай ук яңа автобус тукталышы урнаштырылган. Бу хакта авылның рәсми төркемендә хәбәр ителә.
«Территорияне төзекләндерү эшләре барганлыктан, минималь тизлекне саклагыз», — дип кисәтәләр машина йөртүчеләрне.
Кыек Елга һәм Кече Елга аша күперләрне реконструкцияләү җәй көне башланды. Иске күпер корылмалары сүтелә, алар урынына яңалары төзелә. Башта эшләрне 2026 ел башына тәмамлау планлаштырылган иде, әмма эшләр графиктан алда бара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев