Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ширәмәт авыл советының элеккеге депутаты үзенең 100 яшен билгеләп үтте

Юбиляр күп балалы гаиләдә туган.

Ширәмәт авылында яшәүче Мария Жуковага 100 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов килде.

Юбиляр күп балалы гаиләдә туган. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган. Ә ул гомер буе Ширәмәт тегү фабрикасында тегү цехы мастеры булып эшли. Моннан тыш, Мария Жукова Ширәмәт авыл советы депутаты вазифасын биләгән.

«Мария Дмитриевнага сәламәтлек, рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы, иминлек телибез!» — дип билгеләп үтте Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев