Синоптиклар татарстанлыларга атна буе явачак яңгырлар вәгъдә итте
Һава температурасы 20 градустан югары торачак.
Татарстан атна буе диярлек циклон тәэсирендә булачак, синоптиклар явым-төшемнәрне фаразлый, вакыт-вакыт яшен һәм көчле җил булачак.
Һава температурасы 20 градустан югары торачак, диелә метеорологлар фаразында.
30 июльдә урыны белән көчле яңгырлар явуы ихтимал. Көндез +22..+27 градус көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. 31 июль һәм 1 августта һава температурасы +19..+24 градуска кадәр төшәчәк.
Беренчел фаразлар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук урыны белән яңгыр явачак, яшен, көчле җил булуы ихтимал. Көндез +19..+24 градус.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев