Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар Татарстанда ял көннәренә һава торышы турында сөйләде

Яңгырлар булырга мөмкин.

Якын көннәрдә Татарстанда кояшлы һава торышы сакланачак, кечкенә яңгырлар булырга мөмкин.

ТР Гидрометеоүзәге фаразынча, җомга, 17 майда, төнлә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк, туфракта −2 градуска кадәр салкын булу ихтималы бар. Әмма көндез +20гә кадәр җылыта.

Шимбә, 18 май төнендә республикада яңгыр көтелә, термометр баганалары +3..+8 градус күрсәтәчәк. Көндез +16.

19 майда антициклонның үзәк өлеше тәэсирендә һава торышы болытсыз һәм явым-төшемсез булачак. Төнлә туфракта −2гә кадәр кырау көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +13..+18 градус.

Киләсе атна башында Татарстанда һава торышы элеккечә аз болытлы антициклон тәэсирендә формалашачак. Төнлә синоптиклар +1 градуска кадәр фаразлыйлар. Көндез республика халкын җылы һәм кояшлы һава торышы сөендерәчәк. Һава температурасы +20гә кадәр күтәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев