Синоптиклар Татарстанда һава торышының начараюы турында кисәтә
Җил белән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда янәдән һава торышының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге җил белән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Моннан тыш, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның аерым районнарында томан төшәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев