Синоптиклар: Татарстанда бераз суыта
Явым-төшем көтелми.
Татарстанда якын көннәрдә бераз салкынайту көтелә, дип фаразлый республиканың Гидрометеоүзәге.
Атмосфера фронты аркасында көньяк-көнбатыш һава агымнары төньяк — көнбатышка күчәчәк, нәтиҗәдә көндезге температура алдагы өч көндә +17..+22 градустан югары күтәрелмәячәк.
Бүген төнлә +7..12 иде, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә +2..+8 генә булачак.
Явым-төшем көтелми.
Синоптикларның алдан фаразлавынча, җомга һәм шимбә көннәрендә +19..+24 градуска кадәр җылыта, яңгырлар көтелми.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев