Синоптиклар Татарстанда атналык һава торышын фаразлады
Якшәмбе ТР районнары салкын атмосфера фронты йогынтысы зонасына эләкте.
Республика территориясендә ял көннәрендә һава торышы шартлары үзгәрде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шимбә, 15 мартта, Татарстан бик җылы һава массасында урнашты — көндез максималь һава температурасы +5..+11 градус тәшкил итте, явым-төшем булмады. Якшәмбе ТР районнары салкын атмосфера фронты йогынтысы зонасына эләкте. Кар, җепшек кар һәм яңгыр кебек явым-төшем булды. Температура фоны сизелерлек түбәнәйде һәм көндез −1..+3 градус тәшкил итте. Узган төндә температура 0..-7 градуска кадәр түбәнәйде.
Кичә Татарстан югары басым кырында урнашкан иде. Һава торышы коры һәм тыныч, көндез температура 0..+5 градус булды.
Бүген, 18 мартта, синоптик вазгыять сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк. Республика территориясенең зур өлешендә явым-төшем көтелми, төнлә урыны белән көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда гына атмосфера фронты якын булу сәбәпле бераз кар, җепшек кар явачак. Һава температурасы төнлә −2..-7 градус, көндез 0..+4 градус була.
Чәршәмбе, 19 мартта, антициклон тәэсирендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Температура төнлә −3..-8 градуска кадәр түбәнәя, көндез −1..+2 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе, 20 мартта, төнлә явым-төшем булу ихтималы аз. Температура −4..-9 градус тәшкил итә. Көндез төньяк циклонның атмосфера фронты узганда урыны белән бераз кар, җепшек кар яву ихтимал. Һава температурасы 0..+4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы нигезендә, атна азагында югары басым кыры йогынтысында шулай ук сизелерлек явым-төшем булмый. Температура төнлә 0..-5 градус була, көндез һава +1..+6 градуска кадәр җылына.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев