Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар: Татарстанда атна ахырында суытачак

Юлларда көчле бозлавык булу ихтимал.

Татарстанда атна азагына суыта. 5 декабрьдә төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура 0..-5 градусны тәшкил итә. Юлларда көчле бозлавык булу ихтимал.

«Татарстанда декабрьнең беренче ункөнлегендә һава температурасы нормадан өч градуска югарырак була. Әмма атна азагына, пәнҗешәмбедән башлап, һава торышы шартлары үзгәрә, республикада суыта. 5 декабрьдә Татарстанда көндезге һәм төнге сәгатьләрдә һава температурасы тискәре тамгалы була — 0..-5 градус. Шимбә һәм якшәмбе температура тагын да түбәнрәк булыр дип көтелә», — дип хәбәр итте «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.

Аның сүзләренә караганда, республикада ял көннәрендә кар яву көтелми. Атна азагына фаразланучы салкыннар исә кыска вакытлы була. Киләсе атна башында циклоннарның чираттагы сериясе сәбәпле яңадан җылыту фазасы башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев