Синоптиклар Татарстанда −34 градуска кадәр салкыннар фаразлый
Юлларда бозлавык саклана.
15 февральдә Татарстанда кояшлы салкын һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән һава температурасы −22..-27 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән −33 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары −16..-21 градус күрсәтәчәк.
Җомга көнне аеруча салкын һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә −34 градуска кадәр, көндез −15тән −20гә кадәр.
Ял көннәренә республикада бераз җылыта. Төнлә −17..-22 градус, көндез −10..-15 градус көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев