Синоптиклар май аенда Татарстанда явым-төшем аз булачак дип фаразлый
Шул ук вакытта бу айда һава температурасы нормадан артмый һәм аның чигендә саклана.
Татарстанда май аенда явым-төшемнең айлык күләме климат нормасыннан азрак булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге киләсе айга фаразларында белдерә.
Синоптиклар искәрткәнчә, язның соңгы аенда явым-төшем нормасы Татарстанда 41 мм санала.
Шул ук вакытта бу айда һава температурасы нормадан артмый һәм аның чигендә саклана. Республикада ул +13,6 градус тәшкил итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев