Синоптиклар эссе көннәрнең Татарстанга кайчанга кадәр әйләнеп кайтмаячагы хакында сөйләде
Республика өчен бу көннәрдә — 20,3 градус норма санала.
Алдагы декадада — 21-30 июльдә — Татарстанда салкынча һава торышы көтелә. Бу көннәрдә температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Әйтик, республика өчен бу көннәрдә — 20,3 градус норма санала.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 22 июльдә көндез республикада яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил һәм томан көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев