Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар бу атнада Татарстандагы һава торышы турында сөйләде

Атна уртасында һәм ахырында явым-төшем булырга мөмкин.

Татарстанда бу атнада җылы һава торышы булачак, дип фаразлый синоптиклар. Атна уртасында һәм ахырында явым-төшем булырга мөмкин.

Республиканың Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, сишәмбе, 28 май төнендә әле салкын булачак, +1..+6, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән −2гә кадәр салкын булуы мөмкин. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.

29 майда төнге температура +8..+13 градус булачак, көндез +24..+29 градуска кадәр җылыта, дип фаразлый метеорологлар. Урыны белән җилнең 15-18 м/с кадәр көчәюе көтелә, яшенле яңгырлар явуы ихтимал.

30 майда явым-төшем дәвам итәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +9дан +14кә кадәр көтелә, көндез максималь температура +21..+26 тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеоүзәк фаразлавынча, 31 майда, 1 һәм 2 июньдә, җылы һава торышы сакланачак. Җомга көнне яшенле яңгырлар булырга мөмкин, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә явым-төшем туктый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев