Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар: Апрель башында Татарстанда +13 градуска кадәр җылытачак

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белдерә.

Татарстанда апрель башында һава температурасының сизелерлек күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фаразда белдерелә, дип яза «Татар-информ».

Бүген, 29 мартта, көньяк циклон көнчыгышка киткәннән соң Татарстанда һава торышын чираттагы антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы аз, көннең беренче яртысында томан төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә: төнлә −4..-9 градус, көндез +1..+6 градус.

Шимбә, 30 мартта, күпләп явым-төшем фаразланмый. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус, ә аязганда −6..-11 градус фаразлана. Көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төбәктә урыны белән бераз явым-төшем, күпчелек очракта яңгыр көтелә. Һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 31 мартта, Татарстан аша атмосфера фронты уза, шул сәбәпле, бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы −1..+3 градус, көндез +3..+8 градус.

Метеорологларның якынча фаразларына караганда, киләсе атна башында республика кабат антициклон йогынтысында була. Ул җылы һава массасы алып киләчәк. Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы акрынлап күтәрелә башлый. Төнлә ул 0..+5 градус, дүшәмбе, 1 апрельдә, көндез +6..+11 градус, сишәмбе, 2 апрельдә +8..+13 градус була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев