Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик Тишковец: Татарстанда ноябрьдән тотрыклы минус температура урнашачак

Ноябрь башына кадәр республикада кыш башлануы көтелми, дип өстәде ул.

Татарстанда тотрыклы минуслы температура ноябрь башында урнашырга мөмкин. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Тотрыклы минус температуралар — ул ноябрьдә күзәтелә торган хәл, башка сүзләр белән әйткәндә, алар иң яхшы очракта бер айдан соң, метеорологик кыш җиткәч урнашачак. Температураның ноль аша тискәре күрсәткечләргә тотрыклы күчүе, кагыйдә буларак, ноябрьнең беренче-икенче декадасы арасында була», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Ноябрь башына кадәр республикада кыш башлануы көтелми, дип өстәде ул.

«Агымдагы ай ахырында гына, анысы да плюс температурада, явым-төшем катнаш агрегат халәтенә күчә башлаячак, һәм әкренләп температура төшә башлаячак», — дип йомгаклады синоптик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев