Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик Татарстанда салкын һава торышы һәм яңгырлар турында кисәтте

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе, 1 сентябрьдә, Татарстанда температура +28 градуска кадәр җитте.

Сишәмбедән җомгага кадәр Татарстанда яңгырлар һәм температура төшүе көтелә. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Сишәмбедән республикада яңгырлар башланачак. Алар җомга көненә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук Татарстанда сишәмбедән салкынайта: +20...+22 градуска кадәр булачак», — ди синоптик.

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе, 1 сентябрьдә, Татарстанда температура +28 градуска кадәр җитте.

Ял көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, һава торышы яхшырачак, дип билгеләп үтте синоптик.

«Ял көннәрендә яңгырлар бетәчәк, ә температура +22...+24 градуска кадәр күтәреләчәк», — дип йомгаклады Шувалов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев