Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик Татарстанда ноябрь башында кар явачагы турында кисәтте

Ноябрьнең беренче көннәрендә температура көндез +2..+5 градус була.

Татарстанда ноябрьнең беренче декадасында кар төшә башлаячак. Бу хакта «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

«Республикада беренче сизелерлек кар 4 ноябрьдә төнлә төшәчәк. Алга таба 7 ноябрьгә кадәр бераз карлы һава торышы сакланачак. Бу чорда кар урыны белән көн саен диярлек явачак. Чәршәмбе, 5 ноябрьдә, карны яңгыр алмаштырачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Беренче декада азагына кар юкка чыгачак һәм республикада ике көнгә кояшлы һәм аз болытлы һава торышы урнашачак.

«Икенче декадада кар көтелми, әмма яңгырлар яву ихтимал», — дип ассызыклады синоптик.

Ноябрьнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 1-1,5 градуска югарырак булачак, дип өстәде шулай ук Ильин.

«Ноябрьнең беренче көннәрендә температура көндез +2..+5 градус була. 3 ноябрьдән башлап көндезге температура 0..-1 градуска кадәр түбәнәя. Сишәмбе һәм чәршәмбе, 4-5 ноябрьдә, көндез +5..7 градуска кадәр җылыта. 6 ноябрьдән төньяк-көнчыгыштан салкын һава килә башлый, шул сәбәпле көндез −1..-3 градуска кадәр салкынайта. Көндезге сәгатьләрдәге түбән температура беренче декада азагына кадәр диярлек сакланачак», — дип билгеләде Ильин.

Әмма ноябрьнең икенче декадасы башында янәдән көндезге сәгатьләрдә 0..+3 градус була. «Бу ноябрьнең әлеге чоры өчен шактый югары температура», — дип йомгаклады сүзен синоптик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев