Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик: Татарстанда кар катламы ноябрь ахырында барлыкка киләчәк

Ә беренче кар октябрь ахыры-ноябрь башында явачак, дип фаразлана.

Татарстанда беренче кар октябрь ахырында ук яварга мөмкин, ә кар катламы ноябрь ахырында барлыкка киләчәк. «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Минем уйлавымча, Татарстанда беренче кар октябрь ахыры-ноябрь башында явачак», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта аның искәртүенчә, мондый кар, кагыйдә буларак, бик тиз эреп бетә, ә даими кар катламы беренче кар яуганнан соң бер ай узгач барлыкка килә. Димәк, Татарстанда бу ноябрь ахырында булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев