Синоптик Татарстанда кар катламы кайчан барлыкка килүе турында сөйләде
Ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак.
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында гына барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шуваловка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Якынча 25 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр арада [кар катламы барлыкка киләчәк]», — дип ачыклык кертте метеоролог.
Синоптик фаразлавынча, республикада 0дән түбән температура ноябрьнең икенче яртысында була.
Шувалов сүзләренчә, «Көнбатыш Европа һәм Атлантиканың көнчыгыш өлеше өстендәге циклоннар Урта диңгез буенда җылы һава насосы ролен үти», ул аннары Россия территориясенә хәрәкәт итә".
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак, ә ноябрь тулаем алганда 1 градуска җылырак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев