Синоптик Шувалов Татарстанга июль аенда эсселек кайту-катмавы турында сөйләде
Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе хәбәр итте
Июнь ахырында тирән циклон Россиянең Европа өлешендәге үзәк, ә аннары көнчыгыш районнары өстеннән күчте һәм үсеш алды, ул «Баренцево диңгезеннән һаваны үзенә тартты». Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Шуңа күрә көчле явым-төшем, түбән басым һәм түбән температура күзәтелә. Бу атна ахырына кадәр температура 18-19 градустан югары булмаячак. Көчле яңгырлар белән салкынча һава көтелә. Эсселекнең кайтуы турында хыялланырга кирәкмидер», — дип белдерде ул.
Шувалов сүзләренчә, яңгырлар азрак булмаячак, әмма июльдә һава торышы уртача җылы, климатик нормага якын була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев