Синоптик Шувалов җомгага кадәр Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы фаразлый
Әмма иртәләре салкынча булачак.
Татарстанда бу атнада көндез температура +17..+19 градус җылы булачак, өстәвенә җомгага кадәр явым-төшем көтелми. Бу хакта «Татар-информ» га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Татарстанда бу атнада яхшы, кояшлы һава торышы көтелә, әмма иртәләре салкынча булачак. Җомгага кадәр явым-төшем булмаячак, соңгы эш көнендә республикада бераз яңгыр явачак. Елның бу вакыты өчен температура да нормадан югарырак булыр дип фаразлана: төнлә +5..+7 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында температура бераз түбәнрәк булырга мөмкин, көндез — +17..+19 градус», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Искәртәбез, бүген Татарстанда көндез +21 градуска кадәр җылы. Республикада да явым-төшем көтелми.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев