Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик Шувалов июньдә Татарстанда эссе һәм салкын дулкыннар көтелүе турында кисәтте

Өстәвенә, чираттагы эссе дулкын, мөгаен, июньнең икенче декадасы башында килер.

Якынча фаразлар буенча, безнең төбәктә июнь җылы булыр дип көтелә. Татарстанда уртача айлык һава температурасы нормадан бер-ике градуска югарырак булыр дип фаразлана. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Эссе һәм салкын дулкыннар күзәтеләчәк. Өстәвенә, чираттагы эссе дулкын, мөгаен, июньнең икенче декадасы башында килер. Ул 5 көннән 7 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң температура бераз түбәнәя, бу вакытта бераз явым-төшем көтелә. Мөгаен, явым-төшем нормадан азрак булыр», — дип сөйләде синоптик.

Алдагы җәйнең эссе һәм коры булачагын хәзер төгәл әйтү мөмкин түгел диярлек. Әмма аның җылы һәм, эссе дулкыннар килгәч, вакыт-вакыт бик җылы булуы ихтимал, дип саный Александр Шувалов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев