Синоптик Россиядә эссе җәй булачак дип фаразлады
Ул билгеләп үткәнчә, явым-төшемнәр булачак, әмма еш яңгырлар көтелми.
Киләсе җәй бөтен дөньяда узган елга караганда эссерәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Россия дә искәрмә булмаячак. Ниндидер аерым нюанслар булырга мөмкин, әмма гомумән алганда климат нормасы 2-4 градуска югарырак булачак. Бу шактый сизелерлек була. Бу аерым чорларда температура 30 градустан югарырак җылыначак һәм мондый һава торышы дәвамлы булачак, дигән сүз», — диде синоптик.
Ул билгеләп үткәнчә, явым-төшемнәр булачак, әмма еш яңгырлар көтелми.
«Явым-төшемнәр кыска вакытлы, әмма көчле яшенле булачак. Мондый яшеннәр вакытында критик, штормлы күрсәткечләргә кадәр көчәя ала торган давыллы җил булу ихтимал», — дип йомгаклады Ильин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев