Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Синоптик май бәйрәмнәрендә Россиядә көннәр салкынайтуы турында кисәтте

Май башында Россиянең бөтен территориясендә салкын һава торышы урнашачак.

Аерым алганда, Идел буе федераль округында көндезге сәгатьләрдә 10-15 градустан артык җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. ТАСС шул хакта яза.

«Май бәйрәмнәрендә Россиянең Европа территориясендә һава торышы салкынча булачак, мин хәтта салкын дип тә әйтер идем», — дип ассызыклады метеоролог.

Шулай итеп, Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округларда, шул исәптән Мәскәүдә дә болытлы булачак, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 0..+5 градуска кадәр күрсәтә, ә көндез һава температурасы якынча +10 градус тәшкил итәчәк.

Илнең Европа өлешендәге көньякта температура шулай ук нормадан түбән булачак — көндезге сәгатьләрдә якынча 15-17 градус җылы. Ә Ерак Көнчыгышта май башында температура нормадан 3-5 градуска түбән булачак, дип аңлатты Вильфанд.

Катлаулы вазгыять Себер төбәкләрендә көтелә, анда 1 майга температура берьюлы 8-10 градуска төшәчәк һәм көндез +15 градуска якын булачак, дип ачыклык кертте Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев