Синоптик Ильин Татарстанда бу атнада суытачагы турында кисәтте
Температура 0 градуска кадәр төшәчәк.
Сишәмбе, 11 ноябрьдә, республикада +4..+5 градус җылы була, әмма яңгыр көтелә. Бу көнне бары тик Чувашия чигендә генә көн аяз булырга мөмкин.
Чәршәмбе көндез Татарстанда явым-төшем көтелми. Температура 0 градуска кадәр төшәчәк.
«Пәнҗешәмбе җылы һава массалары киләчәк, көндезге сәгатьләрдә температура 0..+7 градус тәшкил итә. Җомга көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә +5..+7 градус җылы булачак», — дип сөйләде Ильин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев