Синоптик июнь аенда температура нормадан югарырак булачак дип кисәтте
Элегрәк синоптик Александр Ильин Россиядә җәй эссе булачагын әйткән иде.
Татарстанның төньяк өлешендә июньдә уртача температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта РИА «Новости»га Россия гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.
«Илнең күпчелек территориясендә июньдә температура нормага якын булачак, Россия территориясенең якынча 20 процентында температура нормадан югарырак булачак», — дигән ул.
Вилфанд билгеләп үткәнчә, Татарстаннан тыш, Идел буе федераль округына керүче Пермь краенда, Киров өлкәсендә, Удмуртиядә, Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә июнь енда температура нормадан җылырак булачак.
Элегрәк синоптик Александр Ильин Россиядә җәй эссе булачагын әйткән иде. Аның сүзләренчә, температура климат нормасыннан 2-4 градуска югарырак булачак, ягъни аерым чорларда температура 30 градустан артып китәчәк, һәм мондый һава торышы дәвамлы булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев