Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптик февраль ахырында Татарстанда күпләп кар явачагы турында кисәтте

Циклоннар активлаша, дип кисәтә метеорологлар.

Татарстанда февраль ахырында күпләп кар явуы ихтимал, ул 25 см га кадәр биеклектәге кар көртләре хасил итәчәк. Бу хакта синоптик Евгений Тишковец хәбәр итте.

«Февральнең соңгы декадасында Россиянең көньяк-көнбатышында Балкан циклоннары активлаша, алар Черноземьега һәм Идел буена мул кар алып килә, анда 23 февральгә 17-22 см биеклектәге кар көртләре барлыкка килергә, урыны белән 25 см га кадәр җитәргә мөмкин», — дип язган Тишковец Телеграм-каналында.

Элегрәк Россия Гидрометүзәгендә хәбәр итүләренчә, агымдагы ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссе елларның берсе булырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев