Синоптик: Декабрьнең икенче яртысында Татарстанда җылытачак
Якын көннәрдә республикада «кышкы үзгәрешләр» көтелә.
Татарстанга чын кышкы һава торышы, ягъни салкыннар, бураннар һәм тотрыклы кар катламы килде. Бу хакта «Метео» прогностика үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Синоптик әйтүенчә, якын көннәрдә республикада «кышкы үзгәрешләр» көтелә: секундына 20 метрга җитүче көчле җил, бураннар һәм суыту. Салкыннарның иң югары ноктасы дүшәмбегә туры киләчәк, ул вакытта төнге температура −12...-15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Ял көннәрендә көндез якынча −5...-10 градус булачак. Фаразлар буенча, кар катламы ким дигәндә 5 сантиметр калынлыкка җитәргә тиеш.
«Мин кыш озакка килде дип әйтмәс идем, чөнки 17-18 декабрьдән соң яңадан җылыту башланачак дигән билгеләр бар», — дип өстәде белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев