Синоптик: Бөтен Россия буйлап һава торышы кышкы режимга күчә
Синоптик сүзләренчә, хәтта Россиянең Европа территориясенең көньягында да температура көндезге сәгатьләрдә дә 16-18 градустан артмый.
Россиядә һава торышы кышкы режимга күчә, кыш алды башлана. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«<...> абсолют күрсәткечләр буенча анализласак, бүгенге көндә инде җылы һава торышы булган төбәкләр юк диярлек», — диде метеоролог.
Синоптик сүзләренчә, хәтта Россиянең Европа территориясенең көньягында да температура көндезге сәгатьләрдә дә 16-18 градустан артмый.
Приморье крае әлегә кадәр Россиянең +15, +18 градус сакланган бердәнбер төбәге булды, ләкин якындагы көннәрдә анда да сизелерлек дәрәҗәдә салкынайтачак, диде Вильфанд.
«Кыш алды дип атала торган чор башлана. <...> Бу кышкы циркуляциягә, кышкы режимга әзерлек вакыты», — дип өстәде галим. Әлеге чор октябрь уртасыннан 15-20 декабрьгә кадәр дәвам итә, дип өстәде ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев