Шимбә көнне Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә
Җил — көньяк-көнбатыштан.
7 октябрьдә Татарстан территориясендә синоптиклар җилле яңгырлы һава торышын фаразлый.
Республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә кечкенә, ә урыны белән уртача яңгыр явачак. Җил — көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 м/с кадәр кискен җил.
Шимбәгә каршы төндә һава температурасы +4..+9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +8..+13кә кадәр җылыта.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев