Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Шигырь өчен бүләк: Түбән Каманың Тукай паркында Кыш Бабай резиденциясен ачтылар

Г. Тукай исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме күңелгә хуш килде һәм һәркемгә онытылмаслык шатлык хисе бүләк итте.

Түбән Камада тантаналы рәвештә тагын бер яңа ел шәһәрчеген ачтылар. Бу юлы бәйрәм Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үтте.

Чыршы ачылышына бик күп шәһәр халкы җыелган иде. Балалар һәм өлкәннәр — барысы да могҗиза көтте. Бәйрәм кунаклары башта артистлар тудырган әкияти мохиткә чумдылар. Матур костюмнарда аниматорлар конкурслар уздырды, ә аннары озак көтелгән мизгел килеп җитте — бәйрәмгә Кар Кызы һәм Кыш Бабай килде. Балалар әйлән-бәйлән әйләнә башладылар, традиция буенча чыршыда утлар кабынды.

Кичәнең тагын бер күренекле вакыйгасы Кыш Бабай резиденциясен ачу булды. Ул Яңа елга кадәр эшләячәк. Балалар һәм хәтта өлкәннәр дә чиратка тезелделәр — кышның иң төп тылсымчысы белән аралашырга теләүчеләр бик күп иде. Традиция буенча резиденциянең һәр кунагы шигырь сөйләде һәм моның өчен татлы бүләк алды.

«Халыкка бәхет, иминлек, муллык, озын гомер, гаилә җылысы, баш өстендә тыныч күк йөзе һәм барлык хыялларның тормышка ашуын телисе килә», — дип котлады түбәнкамалыларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов.

Г. Тукай исемендәге паркта Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме күңелгә хуш килде һәм һәркемгә онытылмаслык шатлык хисе бүләк итте. Кичә «Илһам» эстрада ансамбле әзерләгән концерт белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев