Сигез түбәнкамалы контракт буенча хезмәт итәргә китте
31 гыйнварда Түбән Камадан контракт буенча сигез кешедән торган төркем хезмәт итү урыннарына юл тотты.
Хәрбиләр «Үзәк» гаскәрләр төркеме подразделениеләрендә, шулай ук Көньяк хәрби округта һәм Донецк Халык Республикасында хезмәт итәчәк.
Юлга кузгалыр алдыннан егетләргә изге теләкләр белән протоиерей Александр Колчерин, Мидхәт хәзрәт, шулай ук Түбән Кама шәһәренең «Сугышчан туганлык» локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннары оешмасы вәкилләре мөрәҗәгать итте.
Алар арасында Ирек Гыйльманов та бар иде, аның ике улы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев