Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Сезон ябык: шәһәрдә бу елның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Сезон нәтиҗәләре буенча ярминкә ялларында иң актив катнашучыларны рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.

28 декабрьдә Түбән Камада ярминкә сезоны тәмамланды. Шәһәр халкы өчен күркәм традициягә әверелгән чара җирле җитештерүчеләрнең берничә айлык эшенә йомгак ясады.

Шәһәр башлыгы Радмир Беляев үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, сентябрьдән башлап, һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә фермерлар һәрвакыт сәүдә рәтләрен оештырган. Көзге һәм кышкы һава торышының үзгәреп торуына карамастан, алар иртән иртүк үзләре җитештергән продуктларны алып килде. Шәһәр халкы экологик чиста ит, табигый сөт продукциясе, умарталыктан бал, сезонлы яшелчәләр, хуш исле икмәк һәм башка товарларны җитештерүчеләрдән турыдан-туры сатып ала алган.

Сезон нәтиҗәләре буенча ярминкә ялларында иң актив катнашучыларны рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.

«Бу зур хезмәтегез өчен рәхмәт!» — дип мөрәҗәгать итте фермерларга Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Фото: t. me/radmirbelyaev

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев