Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сенаторлар хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка күтәрүне хуплады

Әлеге федераль законны кабул итү 4,8 миллионга якын хезмәткәрнең эш хакын арттыруны тәэмин итәргә булышачак.

Федерация Советы чәршәмбе көнне узган утырышта 2024 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка — 19 242 сумга кадәр күтәрү турындагы законны хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Закон нигезендә, 2024 елдан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артачак, шулай ук 2025 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм медиан хезмәт хакы нисбәте 48 проценттан (элегрәк 42 проценттан) да түбәнрәк булмаячак. Әлеге федераль законны кабул итү 4,8 миллионга якын хезмәткәрнең эш хакын арттыруны тәэмин итәргә булышачак.

2024 елда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга өстәмә чыгымнар: федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен — 19,7 миллиард, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 126,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев