Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәхнә телендә «күчтәнәч»

Бала күңеле чиста бит кебек, күргәнен, ишеткәнен тиз сеңдерә, истә калдыра.

Яхшысын да, яманын да. Кечкенә чакта биеп тә карый, «микрофон» тотып җырлап та җибәрә, көзге алдында артистларча кыланып та ала икән, һич тә көлеп карамагыз, каты сүз дә әйтмәгез, күңеленә яра булып утырмасын. Ә инде Кыш бабай күчтәнәчләрен, бәйрәм бүләкләрен үзе «эшләп» алуын мактагыз. 

Бала, үсә төшкән саен тамаша кылудан кискен баш тарта икән, менә монысын игътибарсыз калдырасы түгел. Оялчан бала үз эченә бикләнә башлый, аралашудан читләшә, хәтта класс алдында чыгыш ясаудан да тартына. Мондый очракта мәктәп психологлары кызыклы шөгыль табарга тәкъдим итә. Ә бит үзенә җәлеп итә алырлык, эчке дөньясын ача алырлык түгәрәкне табарга да кирәк әле. 

Мин ун елдан артык шәһәребез мәктәпләрендә балаларны «театр теле» осталыгына өйрәтәм. Төрле яшьтәгеләр белән шөгыльләнергә туры килә. 29 нчы мәктәп укучылары, медицина көллияте студентлары белән дә, «Ялкын» клубында да эшләдем. Менә быел сентябрьдән 2 нче гимназия каршындагы «Тамчылар» сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең театр төркемендә эшли башладым. Дәресләрдә мастер-класс форматында да сәхнә чыгышы аркылы балаларга татар теле яңгырашын, әдәби сөйләм нечкәлекләрен төшендерәм, шул ук вакытта, әсәр эчтәлеген мимика һәм гәүдә хәрәкәтләре аша җиткерү мөмкинлекләрен аңлатам. 

Тәҗрибә күрсәткәнчә, һәр балада сәләт чаткылары бар, тик күзләрендә иҗат уты яна башлаганчы, күп эшләргә кирәк. Сәхнә теле, ритмика сәнгате, грим салу серләренә төшендерү аерым дәрес буларак та бара, андый күнегүләргә репетиция барышында кереп китү дә бик отышлы. Театр сәнгате дәресләре өчен сәнгать мәктәбе тарафыннан бар мөмкинлекләр тудырылган, үзебезнең аерым бүлмәбез дә бар. Ни өстендә күбрәк эшләргә кирәк? Бу сорауларга чыгышлардан соң бергәләшеп җавап эзлибез, җентекләп анализ ясыйбыз.

Ата-аналарга рәхмәт, балалар репетицияләрне калдырмасын дип тырышалар. Төркемдә шөгыльләнүне элеккедән дәвам итүчеләр дә бар. Яңаларга килгәндә, 4 д сыйныф укучылары бик сокландыра, шулкадәр бирелеп алындылар һәм бик теләп йөриләр. Укытучылар көне белән котлау композициясе өчен зур алкышлар яуды. Әйе, алкышлар канатландыра, ә иң әһәмиятлесе, сәхнә чыгышы аша үткән бала класс алдында җавап бирүдән һич шүрләми, хәтта фәнни конференцияләрдә доклад ясарга да курыкмыйча алына.

Бәйрәмгә әзерләнү аеруча җаваплы. Яна ел алдыннан чакырулар бер-бер артлы килеп кенә торды. «Күчтәнәч» театр төркеме белән «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы күрсәтеп кайттык. Арабызда бию түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр дә бар, шуңа да, сәхнә композициясе оста чыгышларга бай булды. 20 декабрьдә гимназия каршында шушы микрорайонның Чыршы бәйрәмен мини-пролог белән ачып җибәрдек. 

Яңа ел күчтәнәчсез буламы соң?! Ә безнең яшь артистларыбыз үзләре дә күчтәнәч таратырга ярата, заманчалыкка омтылучы сәхнә чыгышлары һәм эчкерсез елмаюлары белән. Исемебез җисеменә туры килсен дигән максаттан тайпылмаска безнең исәп.

Вәсилә Исмәгыйлева, түгәрәк җитәкчесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев