«Шахмат ункөнлеге» кысаларында
Новосибирскидан килгән гроссмейстер шахмат буенча осталык дәресе уздырды.
Лесная урамындагы «База» иҗади индустрия үзәгендә «Сибур» компаниясе ярдәме белән Новосибирск шәһәреннән килгән шахмат гроссмейстеры Сергей Юдин осталык дәресе үткәрде. Әлеге чарада иллеләп бала катнашты. Башта алар белән бергәләп уен партияләренә анализ ясалды. Аннан соң гроссмейстер берьюлы 27 тактада уен сеансы үткәрде. Безнең шахматчы кызларыбыз Камилла Юссинниеми белән Мәликә Юнысова гроссмейстер белән партияләрен уртак нәтиҗәгә тәмамладылар.
Камил Шәйхетдинов, шахмат буенча тренер
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев