Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Шатлык өләшүче табибә

Ольга Алексеевна Спиридонова — Казан кызы.

Балачактан: «Табиб булам, үземне кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга багышлыйм», — дип сүз бирә һәм әйткән сүзендә тора.

Казан дәүләт медицина университетын педиатрия белгечлеге буенча тәмамлый ул. Аннары укуын ординатурада дәвам итеп, эндокринолог дипломы ала һәм 2023 елны Түбән Камага эшкә килә. 

Бүгенге көндә яшь кенә булса да, авыруларның хөрмәтен казанырга өлгерә табиб-эндокринолог О. Спиридонова. Ул — җылы сүзле, нурлы йөзле, авыруларга шатлык таратучы, һәрвакытта игътибарлы, кешелекле табиб. Белемен, һөнәри осталыгын җигеп, авыруларны аякка бастыру өчен бар тырышлыгын бирә Ольга Алексеевна. Күңелдә шатлык булса ул бит кешегә витамин кебек тәэсир итә. Юкка гына чирләрне җылы сүзләр, яхшы мөгамәлә дә дәвалый димиләрдер. Дәваханәдә ятучы авыруларның бер җылы сүздән дә күңеле була. Менә шуларны истә тота Ольга. Анда дәвалану узган олысы-кечесе бу яшь табибәгә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. 

Кеше кайда гына, кем генә булып эшләсә дә игелекле булып кала белсен иде. Минем бу сүзләрем табибларга гына түгел, җитәкчеләргә дә, халык белән эшләүчеләрнең барысына кагыла.

Корбан Галиев, пенсионер

Фотода: О. Спиридонова. 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев