Шартлаткыч турындагы ялган хәбәр аркасында Түбән Кама медицина көллиятендә эвакуация үткәрелде
Хәзер көллият штат режимында эшләвен дәвам итә.
Шартлаткыч куелуы турындагы ялган хәбәр аркасында Түбән Кама медицина көллиятеннән студентлар һәм хезмәткәрләр эвакуацияләнде.
Ашыгыч хезмәтләр бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне тикшерде – бернинди куркыныч предметлар табылмады, медицина көллияте штат режимында эшли, дип хәбәр итте шәһәр администрациясенең матбугат сәркатибе Яна Комарова-Енькова.
«Бүген медицина көллиятенә шартлаткыч куелу турында аноним хәбәр килде. Мондый хәбәрләр, гадәттә, ялган була. Моңа карамастан, махсус хезмәтләр аны игътибарсыз калдыра алмый. Оператив чаралар үткәрелде. Тикшерү вакытында студентларны Үзәк район хастаханәсенә эвакуацияләделәр. Махсус хезмәтләр медицина көллияте бинасын һәм аның территориясен тулысынча тикшерделәр. Куркыныч предметлар табылмады. Укулар дәвам итә!».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев