«Шанкарав» чуваш халык ансамбле 35 еллыгын билгеләп үтте
Бүгенге көндә анда 38 катнашучы бар.
«Шанкарав» чуваш халык ансамбле быел 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан Красный Ключ бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында коллективның бәйрәм концерты булды.
Бүгенге көндә анда 38 катнашучы бар. Ансамбль даими рәвештә шәһәр чараларында, халык бәйрәмнәрендә чыгыш ясый, республика конкурслары лауреаты һәм дипломанты булып тора, бөтен Татарстан һәм күрше республикалар буйлап концертлар белән гастрольләрдә йөри. Босния һәм Герцеговинада төрки халыкларның Халыкара фольклор фестивалендә катнаша.
«Шанкарав» ансамбле — Түбән Камада яшәүче чуаш халкының телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен искиткеч платформа.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев